Биектау районы "Элита" нәсел хуҗалыгында узган сөт һәм ит терлекчелеге зоотехник-селекц... — 23 июня 2026 г. в 14:32:02.723
Биектау районы "Элита" нәсел хуҗалыгында узган сөт һәм ит терлекчелеге зоотехник-селекционерларының 9-нчы Республика конкурсында Балтач районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге консультанты Хәлим Әглиулла улы Рәхимуллин 1 урын яулады. Тимирязев исемендәге хуҗалыкның зоотехник - селекционеры Азат Тәлгать улы Гайнанов намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Матур уңышларыгыз белән котлыйбыз! Киләчәктә дә яңа уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм авыр, әмма мактаулы эшегездә зур казанышлар телибез. Районыбызның авыл хуҗалыгы тармагы сезнең кебек үз эшенең осталары белән көчле!

