18 нче июльдә Борбаш авылында Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узачак. — 2 июля 2026 г. в 04:47:34.839
18 нче июльдә Борбаш авылында Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узачак. Балалар өчен Сабантуй Балтач районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның тырышлыгы белән оештырыла. Россиякүләм чарада, елдагы матур гадәт буенча, Татарстан районнарыннан тыш, башка өлкәләрдән һәм ызандаш республикалардан да балалар килеп катнашачак. Сабан туенда һәркем баш киеменнән – ир-атлар түбәтәйдән, хатын-кызларның яулыктан булулары сорала. Быелгы Сабантуй да балаларның Коръәннән аятьләр һәм догалар укуы, мөнәҗәтләр, шигырьләр һәм кайткан кунакларның сәламләү сүзләре белән ачылачак. Бәйрәм көн дәвамында төрледән-төрле уеннар, ярышлар белән үрелеп барачак. Әлеге Сабантуйның үзенә генә хас үзенчәлеге – бәйрәмгә килгән халыкның бергәләшеп мәйдан уртасында өйлә намазы укуы. Бу вакытта барлык уеннар да тукталып тора. Быелгы бәйрәм программасына ике дистәдән артык ярыш кертелгән. Сабан туеның милли күрке булган көрәш ярышлары төрле авырлык категорияләренә бүленеп балалар һәм яшүсмерләр арасында узачак. Көрәшчеләргә паспорт белән килү шарты куелган. Халкыбызның хезмәт сөючәнлеген, булдыклылыгын, татулыгын чагылдыра торган үзебезгә генә хас булган татар халкының милли бәйрәме – мөселман балалары Сабан туен да иминлектә уздыру насыйп булсын.

