Бүген хәрби конфликтларда катнашкан Геройларның батырлыкларын искә алу - сугыш хәрәкәтл... — 1 июля 2026 г. в 09:23:06.097
Бүген хәрби конфликтларда катнашкан Геройларның батырлыкларын искә алу - сугыш хәрәкәтләре ветераннары көне билгеләп үтелә. Хөрмәтле сугыш хәрәкәтләре ветераннары!Бүгенге авыр хатирәләрне яңарткан көндә, сезгә рәхмәт һәм хөрмәт хисләремне җиткерәсем килә. Хәрби бәрелешләрдә катнашучыларның бердәмлек көне булып торган бүгенге датаны Әфганстан, Чечня, Тадҗикстан, Төньяк Кавказ, Абхазия, Украина, Сирия республикаларында хәрби хезмәт юлы узучылар билгеләп үтә. Сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан ветеран-солдатларыбызны, бәрелешләр вакытында һәлак булган ватандашларыбызны без белергә, аларның батырлыклары турында истәлекләрне ихтирам белән сакларга бурычлы. Хәрби хезмәт чорында яшь гомерләрен тынычлык өчен корбан иткән егетләребезнең исемнәре мәңгегә йөрәк түрендә! Илебез күге аяз булсын, тыныч тормышыбызны бозарлык сугыш афәтләре күрергә язмасын. Һәммәбезгә дә саулык-сәламәтлек, түгәрәк гаилә бәхете, хәерле, мул тормышлар теләп калам! Балтач муниципаль районы башлыгы - Рамил Нотфуллин.

