Загружаем публикацию…
Мы используем cookies для работы сайта и аналитики посещаемости. Подробнее в Политике обработки данных и Правилах.
Балтасинский муниципальный район РТ
Новости · 29 июня 2026 г.
Бүген районыбызның чыгарылыш бәйрәме узды. Быел районыбыз мәктәпләрен 164 чыгарылыш сыйныф укучысы тәмамлады. "Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары! Мәктәп тормышы, бәйге-ярышлар, конференцияләр, бердәм дәүләт имтиханнары – барысы да артта калды. Әти-әнидән аерылып, мөстәкыйль тормышка тәүге адымнарны ясау, киләчәккә ачкыч алу мизгелләре сезнең күңелегездә иң якты, матур хәтирәләр генә калдырсын. Сез – районыбызның өметле киләчәге! Кадерләп үстергән әти-әниләрегезгә, мәктәп елларында, имтиханнарда зур таяныч булган укытучыларыгызга зур рәхмәт!"- диде район башлыгы Рамиль Нотфуллин бәйрәм чарасында катнашып. Тәбрикләүләрдән соң җитәкче «Укудагы аерым уңышлары өчен» медаленә лаек булган укучыларны котлады. Медаль I нче һәм II нче дәрәҗә белән бәяләнә. Быел әлеге медальгә районыбызның 42 чыгарылыш укучысы лаек. I нче дәрәҗәдәге медаль белән бүләкләнүчеләрне район башлыгы котлады. Белемсөярләрне без дә котлыйбыз һәм алар белән сезне дә таныштырып китәбез: Петров Нияз – Балтач гимназиясе Гасанова Сара – Балтач гимназиясе Әхмадуллина Айсылу – Балтач гимназиясе Абдрахманов Әмир – Балтач гимназиясе Шәфигуллина Нәргизә – Балтач мәктәбе Капитонова Руфинә – Балтач мәктәбе Нәбиева Алия – Балтач мәктәбе Фәйзрахманова Әдилә – Балтач мәктәбе Мәрданова Дирбәр – Балтач мәктәбе Гимадиева Мәрьям – Балтач мәктәбе Шәфигуллин Алмаз – Балтач мәктәбе Хәйретдинов Аяз – Балтач мәктәбе Ибрагимов Раян – Балтач мәктәбе Гимадиева Диләрә – Балтач мәктәбе Фәтхетдинова Ландыш – Балтач мәктәбе Билалова Гүзәл – Карадуган гимназиясе Закирова Инзилә – Нөнәгәр мәктәбе Мөхәммәдиева Камилә – Смәел мәктәбе Хаҗиева Гүзәл – Смәел мәктәбе Габдуллина Әдилә – Смәел мәктәбе Папаев Кирилл – Урта Көшкәт мәктәбе Васильев Станислав – Чепья мәктәбе Хәбибуллина Ралина – Бөрбаш мәктәбе Заһидуллина Галия – Бөрбаш мәктәбе Афәрин, егетләр-кызлар! Уңышларыгыз дәвамлы булсын! Горурланабыз, сезнең белән! Фотоальбом https://vk.com/album-122979932_311245990
LPR оповещения, тревоги, отмены режима тревог
LPR оповещения, тревоги, отмены режима тревог
LPR оповещения, тревоги, отмены режима тревог
Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.