Хөрмәтле райондашлар! — 8 июля 2026 г. в 05:00:33.182
Хөрмәтле райондашлар! Бүген, 8 июль көнне табигатьнең иң гүзәл чорында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтәбез. Үз йортында бәхетле булган кеше генә бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Бүгенге бәйрәм дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искә төшерү өчен тәгаенләнә. Республикабыз Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов билгеләп узганча: «Гаилә – тормыштагы иң мөһим терәк, җылылык һәм илһам чыганагы. Татарстанда мәхәббәт һәм үзара аңлашуга нигезләнгән ныклы гаилә җепләренең традицияләрен кадерләп саклыйлар» Гаиләләребез ныклыгы үзебезнең генә түгел, ә районыбызның киләчәген, алга таба тотрыклы үсешен тәэмин итүгә нигез булып тора. Һәрбер гаиләне бәйрәм белән котлап, әби-бабайларның, әти-әниләрнең, балалар һәм оныкларның бер-берсен хөрмәт итеп, яратып, аңлашып, өлкән буынның яшьләргә үрнәк, ә яшьләрнең өлкәннәргә терәк булып яшәвен телим. Бәйрәм белән! Тирән ихтирам белән, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин

