Татарстанда җәй дәвам итә! — 14 июля 2026 г. в 16:11:23.847
Татарстанда җәй дәвам итә! Шуңа ишарәләп, бүген, яңгыр болытлары арасыннан яктырткан җәйге кояшның кичке нурлары астында, Шушма елгасы яр буенда кабат бәйрәм гөрли – бистәбезнең иң ямьле почмагында «Шушма моңнары» мәдәни-күңел ачу чарасының өченче сезоны киң колач белән башланып китте! Быелгы «Шушма моңнары» фестиваленең тәүге концертына район мәгариф идарәсенең хезмәт коллективы башлангыч бирде. #Летовтатарстане #Айдагулять

