Бүген Балтач бистәсенең Гомәр Бәширов урамында булган янгын очрагы барыбызны да сагайты... — 14 июля 2026 г. в 07:08:01.249
Бүген Балтач бистәсенең Гомәр Бәширов урамында булган янгын очрагы барыбызны да сагайтырга мәҗбүр итте. Шунысы сөенечле: мунчадан чыккан янгынның күрше йортларга күчүен вакытында килеп җиткән янгын сүндерүчеләрнең югары осталыгы һәм тизлеге юл куймады. Һөнәри бурычларын намус белән башкарган, бердәм эш иткән коткаручыларыбызга ихлас рәхмәт! Янгын очрагы саклык кирәклеген тагын бер кат искәртә: игътибарлы булу — иң зур байлыгыбызны, иминлекне саклауның нигезе. Эссе һәм җилле көннәрдә кечкенә генә чаткының да санаулы секундларда ялкынга әверелү куркынычы зур. Үзебезне һәм якыннарыбызны саклау өчен, гади генә кагыйдәләрне үтәү кирәк: * Учак ягу һәм чүп-чар яндырудан тыелыйк. Тирә-ягыбызны чистарту максатыннан, үзебезгә куркыныч тудырмыйк. * Электр челтәрләрен тикшерик. Төзексез приборлардан һәм артык йөкләнештән файдаланмыйк. * Мичләрне һәм электр җылыту җайланмаларын караучысыз калдырмыйк. Аларның төзеклеген даими күзәтүдә тоту зарур. Янгынны кисәтү аны сүндерүгә караганда җиңелрәк. Үзебезнең, гаиләбезнең һәм мал-мөлкәтебезнең иминлеге — үз кулыбызда. Бер-беребезгә карата битараф булмыйк, янгыннан сакланып яшик!

