«Аргамак» ат спорты фестивале — буыннар арасындагы ныклы күпер, үткәннәребезне онытмыйч... — 25 июля 2026 г. в 16:18:16.461
«Аргамак» ат спорты фестивале — буыннар арасындагы ныклы күпер, үткәннәребезне онытмыйча, бүгенгебезне кадерләп, киләчәккә карап яшәвебезне раслый торган матур гамәл! Бүгенге фестиваль программасы да гаять эчтәлекле һәм бай булды, биредә яше дә, карты да үз күңеленә охшардай спорт ярышларын карап хозурлана, җайдакларның, чабышкыларның осталыгына карап соклана, сәхнә осталарының чыгышларыннан йөрәкләренә рәхәт ял ала алдылар. Фестивальнең һәркем күңеленә хуш килерлек мавыктыргыч мизгелләре йөрәкләрдә әле бик озак сакланыр!

