Бүген районыбыз киң колачлы вакыйга — «Аргамак» ат спорты фестиваленең кабатланмас мох... — 25 июля 2026 г. в 13:25:18.224
Бүген районыбыз киң колачлы вакыйга — «Аргамак» ат спорты фестиваленең кабатланмас мохитенә чумды. Әлеге күркәм традиция моннан бер ел элек кенә туса да, ул инде күпләрнең яраткан бәйрәменә әйләнде! Татар язмышы ат белән тыгыз бәйләнгән. Акыллы һәм горур хайваннар милләтебез өчен дан-шөһрәт билгесе генә түгел, ә бәлки күңел көзгебез дә булып тора. Татар атларында халыкның киң далалар кебек ирекле рухы, эшчәнлеге һәм сугышчан ныклыгы чагыла. Борынгыдан ук ат – хуҗасының уң канаты, җир сугаручы, йөк ташучы булышчысы, ерак юлларны кыскартучы тугры дусты булган, яу кырларында ир-егетнең иң якын сердәшесе саналган. Шушы тарихи багланышларның кадерен белеп, халкыбыз Сабантуйларын да нәкъ менә ат чабышы белән башлап җибәрә торган булган. Әлеге күркәм гадәт буыннан-буынга күчеп, бүгенге көнгә кадәр килеп ирешкән. Быелгы «Аргамак» ат спорты фестивале дә халкыбызның бай мирасына тугрылык саклап, мәһабәт тройкалар һәм пар атлар парады белән башланып китте. Атларның тояк тавышлары астында мәйдан гүләде, тамашага нур өстенә нур өстәп, милли киемнәр балкыды, балаларның шат авазлары, тамашачыларның көчле алкышлары яңгырады. Татарстанда – җәй бүгенге кебек күңелләргә иң якты хис-кичерешләр алып килүче бәйрәмнәре белән аеруча истәлекле шул ул! Фестивальга килгән кунакларга һәм катнашучыларга Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллиннар күтәренке кәеф һәм бәйрәмнең имин узуын теләп, ихлас сәламнәрен ирештерделәр. #ЛЕТОВТАТАРСТАНЕ #АЙДАГУЛЯТЬ

