Хәерле иртә, хөрмәтле райондашлар! — 31 июля 2026 г. в 03:29:45.732
Хәерле иртә, хөрмәтле райондашлар! Иртәгә җәй фасылының соңгы ае булган август аена да аяк басачакбыз. Ә август ул җәйнең көзгә күчеш чоры, фасыл белән фасылны бәйләүче күпер. Күңел әле барыбер җәйнең башланмаган бер ае бар дип үз-үзен юатса да, аның да көннәре мәрҗәннәр кебек бер-берсен бик тиз алыштырыр. Гүзәл, кояшлы җәйләрне имин уздырыйк!🌾🌸🍎 📸Нәсимә Муллагалиева

