✨Июль аеның соңгы көннәре дә райондашларыбыз күңелендә онытылмаслык якты хәтирәләр калд... — 30 июля 2026 г. в 18:51:07.873
✨Июль аеның соңгы көннәре дә райондашларыбыз күңелендә онытылмаслык якты хәтирәләр калдырырга ашыга! Бүгенге кичтә Шушма елгасы яр буе паркы тагын җыр-моңга күмелде! «Татарстанда җәй» республика проекты кысаларында узучы «Шушма моңнары» мәдәни ял һәм күңел ачу фестивале җирле халыкка һәм кунакларга саф һавада рухи ләззәт алу мөмкинлеге тудыра, җәйге кичләрне тагын да кадерлерәк итә. Бүгенге концерт программасының бизәге Балтачның данлыклы «Мелиоратор» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте коллективы булды. Җәмгыять хезмәткәрләре үз гаиләләре, якыннары, балаларының терәге һәм ярдәме белән тамашачыларга искиткеч бай эчтәлекле концерт программасы бүләк иттеләр. Җанлы музыка агышы, моңлы җырлар һәм дәртле бию көйләре паркны гына түгел, бөтен тирә-юньне нурга күмде! #Летовтатарстане #айдагулять #күрше

