Бүген V чакырылыш Татарстан Республикасы Балтач район Советының XI утырышы узды. — 30 июля 2026 г. в 08:48:01.465
Бүген V чакырылыш Татарстан Республикасы Балтач район Советының XI утырышы узды. Утырышның көн тәртибендә Балтач муниципаль районының 2026 елга, 2027-2028 елларның планлы чорына кабул ителгән бюджетка үзгәрешләр, «Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең 2026 елга муниципаль мөлкәтен (күчемле мөлкәтен) хосусыйлаштыру фараз планына (программасына) өстәмәләр кертү, махсуслаштырылган торак фондыннан хезмәт торак урыннары бирү тәртибе турында Нигезләмәне һәм Чепья авыл җирлегенең генераль планын раслау турында 2019 елның 19 сентябрендәге 205 номерлы Балтач район Советы карарының үз көчен югалтуын тану хакында мәсьәләләр каралып, карарлар кабул ителде.

