Җәй- яңалыклар ачарга, дуслар белән очрашырга иң матур, күңелле вакыт бит ул! Әле ул ко... — 30 июля 2026 г. в 07:15:38.788
Җәй- яңалыклар ачарга, дуслар белән очрашырга иң матур, күңелле вакыт бит ул! Әле ул кояшлы, саф һавада рәхәтләнеп китаплар, җурналлар укырга да кулай вакыт. Китапханәче апалар, яраткан китап укучыларының ял вакытын лагерда да буш вакытларын уйнап, күңел ачып, аның өстенә китаплар укып каникулны файдалы итеп уздырырга тырышалар. 29 июль көнне Балтач Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре районның иң матур урынына урнашкан “Романтик” лагерында “Ритмы лета” (“Җәй мизгеле”) исемле уенлы тамаша үткәреп кайттылар. Чараның үзенчәлеклерәк булуы ял итүчеләргә тагын да охшады. Алты тукталышка бүленгән уен кыры башваткычларга, биюләргә, җырларга, кызыклы уйлап табуга, хәрәкәтле уеннарга бай булды. Җиңүчеләр кечкенә генә сюрпризлар да алдылар. Ә тамаша күмәк бию, һәм истәлек фотосына төшү белән тәмамланды.

