«Шушма моңнары» фестиваленең бүгенге төп геройлары – районыбызның социаль яклау бүлеге... — 28 июля 2026 г. в 17:09:33.151
«Шушма моңнары» фестиваленең бүгенге төп геройлары – районыбызның социаль яклау бүлеге коллективы – авыр тормыш хәлендә калганнарга ярдәм кулы сузучылар, җәмгыятьтә игелек һәм шәфкатьлелек кыйммәтләрен таратучылар булып торалар. «Шушма моңнары» фестивале кысаларында тамашачыга тәкъдим иткән концертлары барышында да алар активлыклары, күтәренке кәефләре һәм һәркемгә карата ачык йөзләре белән аерылып тордылар. Коллектив район тормышында һәрвакыт кайнап яши, ә бүген алар өчен иң зур бүләк, әлбәттә, халыкның ихлас рәхмәте, елмаюлы йөзләр һәм көчле алкышлар!

