Хөрмәтле райондашлар! — 6 августа 2026 г. в 11:48:53.559
Хөрмәтле райондашлар! 🏡Үзебез яшәгән тирәлекнең чиста, матур, төзек булуы һәркем өчен мөһим. Балтач районы территориясендә чисталыкны һәм тәртипне саклау максатыннан, шәхси йортларга якын урнашкан газоннарны, капка төпләрендәге печәннәрне чабуны сорыйбыз. Шулай ук авыл җирлекләрендә бүгенге көндә буш торган йортлар тирәлеген тәртиптә тоту – милек хуҗаларының бурычы икәнен онытмыйк! Әлеге мәсьәләдә һәркайсыбызның җаваплы карашы кирәк. Җирлегебезнең чисталыгын, матурлыгын саклап яшик! Хөрмәт белән, Балтач районы башкарма комитетының административ комиссиясе.

