Административ хокук бозулар кодексы нигезендә, шәхси территория чикләреннән читтә урна... — 7 августа 2026 г. в 08:06:36.814
Административ хокук бозулар кодексы нигезендә, шәхси территория чикләреннән читтә урнашкан урыннарда һәм тыкрыкларда киртәләр корып, каз-үрдәк, тавык-чебеш тоту өчен урыннар ясау, шулай ук төзелеш материаллары кую катгый тыела. Мондый гамәлләр «Муниципаль уңайлылык кагыйдәләрен бозу турында»гы закон нигезендә административ җаваплылыкка, кисәтү яки штраф салуга китерергә мөмкин. Ягъни урамнарны һәм тыкрыкларны кош-корттан, төзелеш материалларыннан, утыннан һәм башка әйберләрдән чиста тотмаган өчен административ җаваплылык билгеләнә. Шәхси йорт яны участогыннан читтәге территорияне, мәсәлән, авыл урамын яки тыкрыкны (болар муниципалитет милке булып тора) киртәләп алу, анда терлек-туар асрау өчен урын ясау – җирле халыкның иркен йөрүен чикли, юлны тарайта һәм антисанитариягә китерә. Моннан тыш, участок чигеннән читкә чыгып, муниципалитет җирен үз белдегең белән биләп алу Җир кодексы нормаларын бозу буларак та бәяләнә. Хөрмәтле райондашлар! Законнарга игътибарлы булуыгызны сорыйбыз, җирлектәге уңайлылык кагыйдәләрен бозуга юл куймасак иде. Тыкрыкны каплау гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта янгын сүндерү яки ашыгыч ярдәм техникасының үтеп керүен катлауландыра. Санитария ягыннан исә кош-корт калдыклары ирекле урамда санитар-эпидемиологик хәлне начарайта. Шулай ук урамнар һәм тыкрыклар бөтен авыл халкының уртак файдалануындагы мөлкәте булып тора, ә бер кешенең аларны ябып куюы башкаларның хокукларын бозу санала. Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: әлеге кагыйдә бозулар өчен кисәтү бирелә, уртак фикергә килү булмаган очракта, административ штраф салына. Аның суммасы, кагыйдә буларак, гражданнар өчен берничә мең сумны тәшкил итә. Шуңа күрә киртәгезне участок паспортында күрсәтелгән сызыктан уздырмагыз, кош-кортны бары тик үз җирегездә генә тотыгыз һәм күршеләрегезнең, шулай ук бөтен авыл халкының хокукларын хөрмәт итегез. Урамнар һәркем өчен дә уртак икәнен онытмасак иде.

