Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Михайловна Зах... — 5 августа 2026 г. в 10:26:17.553
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Михайловна Захарова һәм Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Халәлетдин кызы Гарифуллиналар «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубында да булдылар. Биредә эш визиты учреждениенең үсмерләр арасында күзәтүчесезлекне һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча эшчәнлеге белән танышу форматында узды. Эшче төркем утырышында катнашучылар ата-аналар хокукларын торгызырга омтылган гаиләләргә ярдәм күрсәтүнең «юл картасын» гамәлгә ашыруга җентекле анализ ясадылар. Фикер алышу һәр гаиләнең индивидуаль үзенчәлекләрен һәм ихтыяҗларын исәпкә алып алып барылды. Моннан тыш, профилактика системасы субъектларының документларына да тикшерү үткәрелде. Кунаклар шулай ук кондитер Гөлшат Галиеваның мастер-классында да катнашып, хезмәт күнекмәләренә өйрәнүче балаларның эшчәнлеге белән таныштылар.

