Миллек ясау — ул гап-гади һөнәр түгел, бәлки буыннардан-буыннарга тапшырылган зур мирас... — 5 августа 2026 г. в 09:11:01.713
Миллек ясау — ул гап-гади һөнәр түгел, бәлки буыннардан-буыннарга тапшырылган зур мирас, тирән эчтәлекле гореф-гадәт. Ерак бабаларыбыз анда табигатьнең шифалы һәм тылсымлы көчен туплау максаты белән, тиешле көннәрдә, дога укып әзерләгән. Безнең чираттагы мастер-класста катнашучылар да әлеге тарихи йоланы дәвам итеп, үз куллары белән җан җылысы салынган, урман исе аңкып торган миллекләр ясарга өйрәнделәр. Бөтен нечкәлекләренә төшендергән әлеге очрашу «ҺөнәрФест» проекты ярдәмендә, «Балтач муниципаль районы премиясе – 2026 елның иң яхшы яшьләр проекты» конкурсында җиңгән Нуриев Кәрим Ришат улы инициативасы белән узды. Табигать бүләкләре һәм күңел нуры белән тулы мондый миллекләр һәр йортка ямь өстәсен! 🌿

