Бүген — барыбызны да берләштерүче, горурлык һәм илебез белән рухлану символы булган Рос... — 22 августа 2026 г. в 14:57:50.089
Бүген — барыбызны да берләштерүче, горурлык һәм илебез белән рухлану символы булган Россия Федерациясе Дәүләт Флагы көнендә, Алан авылында, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан һәм чик буе гаскәрләре ветераннары хөрмәтенә төзелгән һәйкәлнең тантаналы ачышы булды. Чарада Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Разин улы Фатыйхов, район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин, район хакимияте вәкилләре, Татарстан Республикасы махсус хәрби хәрәкәтләр һәм чик буе гаскәрләре берлеге ветераннары, «Чик буе гаскәрләре берлеге» регионара иҗтимагый җәмгыяте рәисе Альберт Ягъфәр улы Сөләйманов, Татарстан Республикасы чик буе һәм башка гаскәрләр хәрби хезмәткәрләре, Татарстан республикасының Балтач районы МХО ветераннары социаль координаторы, Әфганчылар берлеге җитәкчесе Дилүс Мәгъсүм улы Гатиятуллин, Татарстан Республикасы махсус хәрби хәрәкәтләр һәм чик буе гаскәрләре ветераннары «Чик буе гаскәрләре берлеге»нең Балтач районында рәисе Шәүкәт Гарәфетдин улы Гаязов, Татарстан Республикасы районнарыннан «Чик буе гаскәрләре берлеге» рәисләре, Әфганчы ветераннар, Балтач районы махсус хәрби хәрәкәтләр чик буе гаскәрләре һәм башка хәрби төрләр ветераннары катнашты. «Әлеге һәйкәл — безнең үткәнебезгә, бүгенгебезгә һәм киләчәгебезгә булган тирән хөрмәт билгесе. Аның янына килеп һәрвакыт геройларыбызга дан җырлыйк, арабыздан киткән каһарманнарны бер минут тынлык белән искә алыйк! Һәйкәлнең чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән егетләр тырышлыгы белән кыска срокларда сафка басуы аеруча дулкынландыргыч. Шушы саваплы гамәл белән Ватанның чын патриотларын тәрбияләүгә өлеш керткән, изге эштә катнашкан барлык иганәчеләргә, төзүчеләргә һәм хәрби хәрәкәтләр активистларына зур рәхмәт!» – дип белдерде тантаналы һәйкәл ачылышында муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин. Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Разин улы Фатыйхов һәм район хәрби комиссары Дамир Нурмөхәммәт улы Гайнуллиннар да Аланлыларны һәйкәл ачылышы һәм Россия Флагы көне белән котлап, ихлас теләкләрен җиткерделәр. Сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан һәм чик буе гаскәрләре ветераннары хөрмәтенә төзелгән һәйкәл Алан авылы халкы өчен генә түгел, ә бөтен район халкы өчен патриотизм һәм хәтер символы булып торсын!

