Икмәк кадере — туфракта һәм тырыш хезмәттә! — 19 августа 2026 г. в 17:56:02.268
Икмәк кадере — туфракта һәм тырыш хезмәттә! "Активист" хуҗалыгы ындыр табагында көзге чәчүгә әзерлек эшләре белән таныштык. Киләсе ел уңышының язмышы бүген хәл ителә. Шуны аңлап, җитәкче-белгечләр белән төп бурычлар турында фикер алыштык: - Чәчүлек орлыклар фондын тикшерү: югары репродукцияле яхшы сортларны туплау. - Җирнең уңдырышлыгын арттыру өчен ашлама запасын бүгеннән үк кайгырту кирәклеген ассызыкладык. Тәҗрибә — зур байлык. Урып-җыю вакытында мул уңыш алган алдынгы хуҗалыкларның баш агрономнары үз серләре белән уртаклаштылар. Шулай ук "КазанАгрохимсервис" җәмгыятенең күчмә лабораториясеннән килгән белгечләр белән кукуруз культурасының силоска салу вакытын билгеләдек. Активистлылар бүген бөртекле һәм кузаклы культураларны җыйнап алуны төгәлли. Вакытны кулдан ычкындырмыйча, югалтуларга юл куймыйча әлеге кампанияне уңышлы төгәлләгән хуҗалык хезмәтчәннәренә, Афәрин! Йомгак ясап шуны әйтәсе килә: сыйфатлы орлык һәм җитәрлек күләмдә ашлама — ул киләсе ел уңышының иминият фонды. Бу мәсьәләләргә һәр хуҗалыкта игътибарны көчәйтү кирәк.

