Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин урак өсте кампаниясенең өченче атнасы... — 19 августа 2026 г. в 17:55:44.018
Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин урак өсте кампаниясенең өченче атнасы нәтиҗәләре буенча иң югары күрсәткечләргә ирешкән игенчеләрне хөрмәтләп, «2026 елның иң яхшы комбайнчысы» исеменә лаек булучыларга махсус вымпеллар һәм акчалата премияләр тапшырды. 2017 елдан башлангыч алган вымпеллар тапшыру чарасы, урып-җыю эшләрендә катнашучы комбайннарның егәрлекләренә карап, дүрт группа кыр кораблары һәм билгеләнгән күләмдә ашлык суктыру чиген узган хезмәтчәннәр арасында башкарыла. Иген язмышы – игенче кулында, диләр! Игенче-механизаторларның үз эшләренә намус белән караулары, җитештерүчән эшләүләре, тимер атларының егәрлекле һәм тоткарлыксыз эшләвенә дә игътибар бирүләре – амбар алларын алтын башакларга баета. Урак өсте кампанисенең өченче атнасы нәтиҗәләре буенча «2026 елның иң яхшы комбайнчысы» махсус вымпелына һәм акчалата премияләргә ия булган комбайнчылар исемлеге: — 1 группа комбайннар арасында: Рифат Бариев ( «Якты юл» җәмгыяте комбайнчысы. Тулаем җыем – 270 тонна); — 2 группа комбайннар арасында: Расыйл Зиятдинов ( «Сосна» җәмгыяте комбайнчысы. Тулаем җыем – 458 тонна); — 3 группа комбайннар арасында: Нурулла Ульданов ( «Арбор» җәмгыяте комбайнчысы. Тулаем җыем – 464 тонна); — 4 группа комбайннар арасында: Ильяс Сәмигуллин ( «Игенче» җәмгыяте комбайнчысы. Тулаем җыем – 435 тонна). Урак өсте кампанисенең өченче атнасы нәтиҗәләре буенча «2026 елның иң яхшы шофёры» махсус вымпелына һәм акчалата премиягә ия булучы: – Айрат Тәҗетдинов ( «Сосна» җәмгыяте, Тулаем алып кайтылган ашлык күләме – 541 тонна). Район башлыгы игенчеләрнең фидакарь хезмәтен югары бәяләп, киләчәктә дә яңадан-яңа уңышлар теләде.

