Бүген «Сабантуй» ял паркында, Бөтенрәсәй йөгереш көне кысаларында, «Милләтләр кроссы – ...
Бүген «Сабантуй» ял паркында, Бөтенрәсәй йөгереш көне кысаларында, «Милләтләр кроссы – 2026» спорт чарасы узды. Ел саен үткәрелә торган акция райондашларыбызны физик активлыкка һәм сәламәт яшәү рәвешенә берләштерә. Күмәк йөгерештә оешма-предприятиеләр, учреждениеләр коллективлары һәм теләгән һәркем катнаша ала. «Милләтләр кроссы» — гади спорт ярышы гына түгел. Ул бөтен ил белән берлектә гаилә традицияләрен ныгытуга, буыннарны берләштерүгә, озын, сәламәт гомер кичерүгә юнәлтелгән «Гаилә» һәм «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектларының аерылгысыз өлеше һәм Россия Федерациясенең Дәүләт спорт программасы ярдәмендә тормышка ашырыла. Сәламәтлек — иң зур байлык! Районыбыз территориясендә эшчәнлек алып баручы коллективларының бердәм сафларда старт сызыгына басуы – җирлегебездә командалы рухның никадәр көчле булуын бүген тагын бер кат раслады! Оештыручыларга һәм барлык катнашучыларга рәхмәт! Киләсе елларда да шулай бердәм булып калыйк! #добрыйтатарстан