Татарстан Республикасында яшьләр гимнын иҗат итүгә юнәлдерелгән бәйге игълан ителде.
Татарстан Республикасында яшьләр гимнын иҗат итүгә юнәлдерелгән бәйге игълан ителде. Бәйгедә төрле яшь категорияләрендәге авторлар һәм иҗади коллективлар катнаша ала. Конкурс эшенә сүзләре булган әзер җыр кабул ителә, һәм бер катнашучыдан кергән гаризалар саны чикләнмәгән. Бәйгенең төп максаты – Татарстан яшьләренең рухын, аларның республика тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынуын, үсешкә омтылышларын, Татарстан Республикасының киләчәгенә үз өлешләрен кертү теләген чагылдыручы музыкаль әсәр тудыру. Төп бүләкнең суммасы – 100 мең сум. Гаризалар https://minmol.tatarstan.ru/polozheniya-i-proekti.htm?pub_id=5121834 электрон адресы буенча 10 октябрьгә кадәр кабул ителә. Бәйгене «Йолдызлык-Созвездие» республикакүләм фестивале оештыручылары башлап җибәрде.