Бүген Татарстан Республикасы Диния Нәзарәтенең баш казые, Балтач районы мөхтәсибе Җәлил...
Бүген Татарстан Республикасы Диния Нәзарәтенең баш казые, Балтач районы мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыевның туган көне! Хөрмәтле Җәлил хәзрәт! Сезне күркәм юбилеегыз — 70 яшегез тулу уңаеннан чын күңелдән котлыйбыз! Кеше гомере — ул вакыт кына түгел, ә тупланган хикмәтләр, кылган изгелекләр һәм адәм баласы калдырган якты эз. Сезнең тормыш юлыгыз — моның ачык мисалы. Сез халкыбызга динебезнең нечкәлекләрен аңлату белән генә чикләнмичә, мәрхәмәтле, гадел һәм кешелекле булырга өйрәтәсез. Сабыр сүзегез, зирәк киңәшләрегез һәм ихлас вәгазьләрегез — һәркем өчен кадерле, олы бүләк. Аллаһы Тәгалә Сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм күңел көрлеге насыйп итсен. Тормыш иптәшегез Гөлфәния ханым белән тигезлектә, балаларыгыз һәм оныкларыгызның игелеген тоеп, озак еллар бәхет-шатлыкта гомер кичерергә язсын. Киләчәктә дә иманыбызны, ислам динен ныгытуда маяк, гаиләгезнең нуры-таянычы булып, хәерле тормышта яшәгез!