"Романтик" лагеры базасында республиканың мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия бирү юнәл...
"Романтик" лагеры базасында республиканың мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия бирү юнәлешендә хезмәт куючы методистлар республикакүләм семинарга җыелды. Семинар үз эшен милли һәм кунакчыл рухта кунакларны каршы алудан башлады, заман таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәдә эшләнгән балалар лагеры һәркемне сокландырды. Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзилә Закирова, мәктәпкәчә белем бирү методисты Гөлнара Нотфуллина сәламләде. Сәламләү өлешеннән соң кунаклар районның балалар бакчалары тәрбиячеләре оештырган мастер-классларда катнаштылар. Семинар - киңәшмә күңел ачу, спорт уеннары белән дәвам итте.