Купшылыгы белән күңелләргә әйтеп бетерә алмаслык җылы хисләр өстәгән сентябрь ае да өлк...
Купшылыгы белән күңелләргә әйтеп бетерә алмаслык җылы хисләр өстәгән сентябрь ае да өлкән райондашларыбызның күркәм гомер бәйрәмнәренә бай! Шушы көннәрдә Яңгул авылында яшәүче Саимә Фатыйх кызы Әхмәтвәлиева, Чепьяда гомер кичерүче Мария Герасимовна Денисовалар 90 яшьлек олуг юбилейларын билгеләп узсалар, Кече Лызи авылының хөрмәтле өлкәне Анна Андреевна Медведева 97 яшьлек туган көнен хәерле исәнлектә каршы алды. Шушы гомер баскычлары артында никадәр зирәклек, күпме кичергән шатлык-кайгылар һәм бай тормыш тәҗрибәсе ята. Өлкәннәребезнең һәркайсы төрле тармакларда намуслы хезмәт куеп, гаилә учагын сүндермичә, якыннарына терәк булып, тормыш юлын хәләл көч белән, горур узган затлар. Аларның язмышы – аяклы тарих, нәселләренең ныклы нигезе. Шушы яшькә җитеп яшәгән һәм иң мөһиме — кешелеклелек, сабырлык һәм хезмәт сөю икәнен искәртеп торучы өлкәннәребезнең гомер бәйрәмнәре район җитәкчелеге күз уңыннан читтә калмады, һәрберсенә район башлыгының Рәхмәт Хаты, истәлекле бүләкләр тапшырылды, ихлас теләкләр җиткерелде. Хөрмәтле өлкән райондашларыбызны гомер бәйрәмнәре белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә киләчәк көннәрдә дә аларны ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгыннан аермасын, хәерле картлык насыйп итсен!