Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елының максаты бары тик тарих битләрен искә алу ...
Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елының максаты бары тик тарих битләрен искә алу гына түгел, ә бүген арабызда яшәүче каһарманнарга, үз эшләренең чын осталарына карата олы ихтирам һәм рәхмәт билгесе дә. Нәкъ менә шушыңа нигезләнеп, республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырылган «Электрон мактау тактасы» проекты хезмәт каһарманнары белән горурланып, аларның күркәм биеклекләрен киләчәк буыннарга да тапшыру, күрсәтү булып тора. Виртуаль дивар битләрендә районыбызның 112 лаеклы вәкиленең исеме урын алуы — һәрберсенең тырыш хезмәте турында сөйли. Әлеге исемлек — туган төбәгебезнең данын еракларга таныткан, авыр вакытларында югалып калмаган, намус белән иңнәренә йөкләнгән бурычны үтәгән гап-гади авыл, район егетләре һәм кызларының уртак портреты. Бүген, Балтач мәдәният үзәгендә, Балтач шәһәр җирлеге җыены кысаларында, «Электрон мактау тактасы»на кертелгән райондашларыбызга РФ Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Петрович Иванов һәм Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Разин улы Фатыйховлар белән бергәләп лауреат таныклыкларын тапшырдык. Лауреат таныклыгына ия булучы чираттагы райондашларыбыз белән таныштырып узам һәм аларның һәркайсын ихлас күңелдән котлыйм! 1. Әскәров Рәлиф Рафыйк улы – «Спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениясе тренеры; 2. Ибәтуллина Ләйлә Шаһимулла кызы – «Татарстан почтасы» Саба район почта бүлекчәсенең әйдәп баручы белгече; 3. Абдуллин Мулланур Камил улы – «Районара юл-төзелеш идарәсе-1» җаваплыгы чикләнгән җәмгыятенең йөк машинасы йөртүчесе; 4. Гәбделхакова Миңнәзия Хәсият кызы – Татарстан Республикасы Балтач район башкарма комитетының опека һәм попечительлек секторының баш белгече; 5. Газизуллин Әлфис Габделмөнир улы – шәхси эшмәкәр Галиуллин Илдар Галимуллович оешмасының склад мөдире; 6. Төхфәтуллина Фәнзия Зиннур кызы – «Балтач Поселокара үзәк китапханәсе» район муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе методисты; 7. Нәҗипова Зөлфия Равил кызы – «Бәхет» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең бухгалтеры; 8. Гыймадиев Шәмсун Сәгыйть улы – «Хуҗалык-эксплуатация хезмәте» муниципаль бюджет учреждениесенең автобус йөртүчесе; 9. Сидоров Михаил Эшманович – «Хуҗалык-эксплуатация хезмәте» муниципаль бюджет учреждениесе шофёры; 10. Мөхәммәтҗанов Рәфхәт Йосыфҗан улы – «Хуҗалык-эксплуатация хезмәте» муниципаль бюджет учреждениесенең автобус йөртүчесе. Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә!