Бүген Балтач мәдәният үзәгендә шәһәр җирлеге җыены узды. Халык белән очрашуны муниципа...
Бүген Балтач мәдәният үзәгендә шәһәр җирлеге җыены узды. Халык белән очрашуны муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин алып барды. Җыенда мәртәбәле кунаклар – РФ Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Петрович Иванов, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары, Балтач районы кураторы Илдар Разин улы Фатыйховлар, район Советы һәм башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, район прокуроры, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр, урам комитетлары, старосталар, дин әһелләре һәм җәмәгать активистлары катнашты. Көн тәртибендә узган 2025–2026 ел яртыеллыгында башкарылган эшләргә йомгак ясау, Балтач шәһәр җирлегендә гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм районның социаль-икътисади халәте мәсьәләләре күтәрелде. Узган 2025–2026 ел яртыеллыгына нәтиҗәне шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов ясады. Җитәкче үз чыгышында төрле республика программалары, дәүләт ярдәме һәм халыктан җыелган үзарасалым акчаларына башкарылган күләмле төзелеш-ремонт эшләренә тукталды. Әлеге программалар ярдәмендә бистәнең йөзе һәм халыкның тормыш шартлары даими яхшыртуга таба бара. Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе җитәкчесе Фәрдүс Мөхәммәтҗанов, тыңлаучыларны, гадәттән тыш хәлләр килеп туган очракта, районда иминлекне тәэмин итү өлкәсендәге чаралар белән таныштырды. Муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин җыенда катнашучыларны Балтачның бүгенге яшәеше һәм төп социаль-икътисадый күрсәткечләре белән таныштырды. «Районыбызда барган барлык уңай үзгәрешләр — республика җитәкчелеге белән аңлашып, уртак тел табып эшләвебез һәм районыбыз халкының зур тырышлыгы нәтиҗәсе», — дип ассызыклады ул үз чыгышында. Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары, Балтач районы кураторы Илдар Разин улы Фатыйхов җыенда сүз алып, илебез алдында торган киеренке вәзгыять чорында республика һәм аерым районнар югарылыгында иминлекне һәм тынычлыкны саклау юнәлешендә төрле өлкәләрдә башкарылган чаралар һәм һәрбер чарага карата халык арасында уңай караш саклау кирәклегенә басым ясады. РФ Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Петрович Иванов исә, җыенда сүз алып, тыңлаучыларны республикада бүгенге көндә экономик торыш белән таныштырып узды. Җыен ахырында халык җитәкчелеккә борчыган сорауларын бирде. Проблемалар өйрәнелеп, планлы чишелеш табар дип ышандырды җитәкчелек. Фотоальбом https://vk.ru/album-122979932_311757318