Махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Россия Федера...
Махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә, шәһит киткән батыр райондашыбыз, матрос Григорьев Евгений Петрович вафатыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. Орденны тормыш иптәше Антонида Семеновна Григорьевага тапшырдык. Батыр егетебезнең рухы шат булсын, якыннары алдында башымны иям! Яшь буыннар алдында аларның кылган батырлык гамәлләрен маяк итеп күрсәтик! Якташларыбызның батырлыгы онытылмас. Хәтер - мәңгелек!