Өлкән буын вәкилләре – тормышыбызның һәм яшәешебезнең нигез ташлары алар. Олы акыл, тор...
Өлкән буын вәкилләре – тормышыбызның һәм яшәешебезнең нигез ташлары алар. Олы акыл, тормыш тәҗрибәсе туплаган ак яулыклы әбиләр һәм аксакал картлар телебез һәм динебез сагында торалар. Бала-оныкларын милли рухта тәрбияләү, күркәм гореф-гадәтләрне, йолаларны киләчәк буыннарга тапшыру бурычы да нәкъ менә аларга йөкләнгән. Фидакарь хезмәт юлы узган, намуслы балалар үстергән, оныклар тәрбияләгән өлкән буын вәкилләре киләчәгебез якты һәм тыныч, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын гомерләре буе яшьләргә терәк булып, аларга киңәш-нәсыйхәтләр биреп яшиләр. Кадерле өлкәннәребезгә ихтирам күрсәтү – һәрберебезнең изге бурычы. Өлкәннәр декадасы кысаларында районыбыз авыллары җирлекләрендә әби-бабайларны хөрмәтләү дәвам итә. Чәй табыннары артында очрашкан өлкәннәр яшьлекләрен, хезмәт елларын матур итеп искә алып, тыныч карлыкларына шөкрана кылып, рәхәтләнеп ял итәләр! 📸 Фотоларда Яңгул авыл җирлеге өлкәннәрен хөрмәтләү мизгелләре. https://vk.ru/album-122979932_311962600