Бер атна дәвамында Катнаш төрдәге Балтач 1 нче балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә бел...
Бер атна дәвамында Катнаш төрдәге Балтач 1 нче балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә эшләүче хезмткәрләр өчен ике семинар уздырылды. 29 сентябрь көнне балалар бакчасында район мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен «Әти-әниләрне агартуның традицион формаларын модернизацияләү: монологтан интерактив диалогка» темасына семинар үткәрелде. Очрашуның төп максаты — гаилә белән хезмәттәшлекнең заманча формалары турында фикер алышу, әти-әниләрне тәрбия-белем бирү процессының актив катнашучыларына җәлеп итү юлларын эзләү һәм нәтиҗәле педагогик тәҗрибә белән уртаклашу. Семинар барышында балалар бакчасы педагоглары үзләренең уңышлы эш тәҗрибәләре белән таныштырдылар, мастер-класслар һәм интерактив чаралар үткәрделәр. Катнашучылар эшлекле уеннарда, интерактив сораштыруларда һәм тренинг элементларында актив катнаштылар. Икенче семинар — районара һәм төбәкара хезмәттәшлек мәйданы буларак узды. Семинарда Кукмара, Арча һәм Саба районнары, шулай ук Малмыж шәһәре мәктәпкәчә белем бирү оешмалары вәкилләре катнашты. Семинар «Әти-әниләрне агарту — гаилә һәм балалар бакчасының уңышлы хезмәттәшлеге нигезе» темасына багышланды. Катнашучылар мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының гаилә белән үзара хезмәттәшлегенең актуаль мәсьәләләре, әти-әниләрне агартуның заманча алымнары һәм нәтиҗәле аралашу формалары турында фикер алыштылар. Кунаклар педагогларның эш тәҗрибәсе белән таныштылар, семинар чараларында актив катнаштылар, үзләренең һөнәри тәҗрибәләре һәм практик идеяләре белән уртаклаштылар. Мондый чаралар педагоглар арасында һөнәри бәйләнешләрне ныгытырга, алдынгы тәҗрибәне таратырга, яңа идеяләр белән уртаклашырга һәм мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфатын күтәрергә ярдәм итә. "Бергәләп эшләгәндә — нәтиҗәләребез дә, мөмкинлекләребез дә зуррак!" ди бистәнең катнаш төрдәге 1 нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Әхмәтҗанова Ләйлә Данил кызы.