28 сентябрьдән 4 октябрь аралыгында кукурузны бөртеккә алуда иң югары күрсәткечләргә ир...
28 сентябрьдән 4 октябрь аралыгында кукурузны бөртеккә алуда иң югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларга вымпеллар тапшырылды. 1 группада «Борбаш» җәмгыятеннән «Акрос-550» комбайнында эшләүче Алмаз Корбангалиев, 2 группада «Татарстан» хуҗалыгынннан «RSM-161» комбайнында эшләүче Рәфкать Саттаров җиңүче булдылар. Җитәкчелек уңган механизаторларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, киләчәктә дә уңышлар һәм сәламәтлек теләде.