Районыбыз җирлегендә үз тормыш-яшәешләре, хезмәт биеклекләре, намуслы, төпле фикерле, а...
Районыбыз җирлегендә үз тормыш-яшәешләре, хезмәт биеклекләре, намуслы, төпле фикерле, алдынгы карашлы булулары белән аерылып торучы өлкән буын вәкилләре бихисап. Алар рәтендә, авыл хуҗалыгы өлкәсен күтәрүгә үзләреннән саллы өлеш керткән өлкәннәр дә, мәгариф өлкәсендә, тарихыбызны барлауда якты хезмәтләре белән билгеле өлкәннәребез дә, шулай ук югары җитәкчелек постларында хезмәт куйган өлкән буын шәхесләр дә бар. Лаеклы ялдагы өлкән җитәкчеләребез бүген районда төзелгән, төзекләндерелгән объектлар буенча сәяхәткә чыктылар. Өлкәннәр иң элек район мәдәният үзәгендә республикабызның бүгенге яшәеше хакында фильм карадылар, аннан соң күмәк төстә "Балтач" боз сараен тамаша кылдылар һәм сәяхәтне Арча агросәнәгать көллиятенең Нормадагы икенче филиалында дәвам иттеләр. Биредә яңа салынган экспозицион зал һәм көллияттәге яңалыклар белән таныштылар. Соңыннан көллиятнең ашханәсендә мул табыннар артында матур җырлар тыңлап, яшьлек хатирәләрен, истәлекләр яңарттылар.