Илебез буенча Өлкәннәр декадасы соңгы көннәренә якынлаша. Әлеге ункөнлек һәрберебез өч...
Илебез буенча Өлкәннәр декадасы соңгы көннәренә якынлаша. Әлеге ункөнлек һәрберебез өчен олы мөмкинлек, буыннарның тугрылыклы дәвамчанлыгы һәм иң кадерле кешеләребезгә — әти-әниләребезгә, әби-бабаларыбызга чиксез рәхмәтебезне белдерү чоры. «Олы кеше — солы төше», — ди халык мәкале. Чыннан да, өлкәннәребез — гаиләбезнең, җәмгыятебезнең нигезе, тормыш кыйммәтләрен саклаучы һәм яшь буынга зирәк киңәшләрен бирүче байлыкка тиң затлар. Районыбыз җирлегендә дә бу көннәрдә өлкәннәребез өчен җылы, ихлас очрашулар, мәдәният йортларында матур концертлар оештырыла. Аларның йөзләрендәге елмаю, күзләрендәге яшьлек очкыннары — оештыручыларның һәм иганәчеләрнең хезмәтенә иң олы бәя. Җирле үзидарә органнары, мәдәният, социаль яклау учреждениеләре, мәктәпләр һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре бердәм булып, өлкәннәребезгә игътибар күрсәтәләр. Өлкәннәребезнең күңелләре һәрвакыт тыныч, өйләре җылы, ә тормышлары бәрәкәтле булсын! 📸Фотоларда: Югары Субаш, Пыжмара, Шеңшеңәр, Норма, Яңгул авылы җирлекләрендә өлкәннәрне хөрмәтләү мизгелләре.