Ор авылында яшәүче Әминә Ризван кызы Гыйләҗева 10 октябрьдә үзенең юбилеен билгеләп үтте.
Ор авылында яшәүче Әминә Ризван кызы Гыйләҗева 10 октябрьдә үзенең юбилеен билгеләп үтте. Гомер бәйрәме – 90 яшьлек юбилее уңаеннан, ихтирамлы акъәбигә Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт Хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, озак еллар намуслы хезмәте өчен хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре җиткерелде. 9 дистәлек яшәеш чорын атлап чыгып, үз гомерендә нәселенең ничә буыннар алмашын күрә алу бәхетенә ирешкән Әминә апа – бәхетле ана, онык-оныкчыкларга бай әби, тәрбияле тыныч картлыкка ирешкән хөрмәтле шәхес. Аңа үз гомер агышында дәһшәтле сугыш авырлыкларын, тыл хезмәте михнәтләрен, юклык заманнарын да күрергә туры килгән. Юбилярны ихлас күңелдән 90 яшьлек туган көне белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, хәерле картлык телибез!