Ел саен октябрь аеның икенче якшәмбесендә үзләренең фидакарь хезмәтләре белән тормышны...
Ел саен октябрь аеның икенче якшәмбесендә үзләренең фидакарь хезмәтләре белән тормышны ямьле, табыннарны мул итүче авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре хөрмәтләнә. Алар намус белән эшләп, илне икмәкле-сөтле итәләр. Балтач районы, нигездә, авыл хуҗалыгы районы буларак, бу бәйрәмне аеруча зурлый. Җирле халык өчен Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне — иң әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе. Нинди генә һөнәр иясе, нинди генә яшьтә булмасын, безнең халык туган туфрагына хөрмәт белән карый, аның данын арттыру өчен көчен кызганмый. Районыбыз хуҗалыкларында күпьеллык тәҗрибәле, үз эшенең осталары булган хезмәткәрләр эшли. Алар рәтендә «Сосна» җәмгыятендә 32 ел дәвамында КамАЗ машинасында намуслы хезмәт куючы Радик Тажетдинов һәм «Дуслык» авыл хуҗалыгы җәмгыятендә 19 ел КамАЗ руле артында булган Анатолий Яковлевлар да бар. Анатолий Павловичның гомуми шоферлык стажы 47 елны тәшкил итә. Үз эшләрен фидакарьлек белән башкаручы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм хезмәтләрендә яңадан-яңа уңышлар телибез.