Кадерле укытучылар, мөгаллимнәр, остазлар, ветераннар!
Кадерле укытучылар, мөгаллимнәр, остазлар, ветераннар! Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез — Укытучылар көне белән чын күңелдән котлыйбыз! Бүгенге истәлекле көндә барлык педагогларга рәхмәт сүзләре белдерәсе һәм хөрмәт күрсәтәсе килә. Сезнең профессиональ, игътибарлы, таләпчән булуыгыз һәм күңел җылыгыз безнең балаларга сәләтләрен һәм талантларын ачарга ярдәм итә. Кем булуыбызга һәм нинди һөнәр сайлавыбызга карамастан, һәрбербезнең тормышында үз Укытучысы булган. Без барыбыз да, барыннан элек, кемнәрнеңдер укучылары, бездә булган яхшы сыйфатлар – алар да шул исәптә зирәк остазларыбыз хезмәте. Чын укытучы – ул белем бирүче генә түгел , ә укучыны шәхес итеп тәрбияләүче дә. Әлбәттә, укытучы хезмәте беркайчан да җиңел булмады, бүген ул тагын да катлаулырак. Педагог эше зур түземлелек, даими камилләшү таләп итә. Сезгә нык сәламәтлек, сабырлык, иҗади илһам һәм укучыларыгызның рәхмәтен телибез. Һәр көнегез шатлык, хезмәтегез хөрмәт китерсен. Белем орлыклары чәчкән сезнең изге хезмәтегез һәрчак мул уңыш бирсен! Балалар сезнең йөрәк җылыгызны тоеп үссен, ә туган телебез мәңге яшәсен! Бәйрәм белән, кадерле укытучылар!