Комсомол муниципаль округыннан тагын бер шатлыклы хәбәр: Тукай урта гомуми белем мәктәб...
Комсомол муниципаль округыннан тагын бер шатлыклы хәбәр: Тукай урта гомуми белем мәктәбенең «Идеяләр лабораториясе» командасы «Мәгариф флагманнары» бәйгесе финалына чыкты! Ул «Россия — мөмкинлекләр иле» президент платформасы оештырган конкурсның ярымфиналын уңышлы үтте. Финал 19–21 ноябрьдә Мәскәүдә узачак: команда мәктәп укучылары өчен тәрбияви чара әзерләп күрсәтәчәк. Командада: Зөхрә Зәйнуллина, Гүзәл Хайртдинова, Зилә Вәлиахметова, Гөлсу Ибрагимова һәм Гөлсу Зиннәтуллина. Котлыйбыз! Илһам, ышаныч һәм җиңү телибез! 💐