йолдызлар белән мавыккан, ләкин Пәйгамбәребез үз вакытында ук бу эшне дингә каршы килү ... — 13 июля 2026 г. в 14:58:00.385
йолдызлар белән мавыккан, ләкин Пәйгамбәребез үз вакытында ук бу эшне дингә каршы килү дип тыйган. Бер хәдистә: “Ай һәм кояш – Аллаһ могҗизаларының берсе. Алар кешенең үлүенә яки тууына карап тотылмаслар”, – дип әйтелә. Икенче бер хәдистә: “Раббыгыз Аллаһ әйтте: “Бүген иртән колларым арасында кайберсе миңа иманлы булып, ә кайберсе Миңа имансыз булып уяндылар: Кем “Аллаһ рәхмәте белән безгә яңгыр килде” дип әйтсә, Миңа иманлы булды, ә йолдызларга, планеталарга имансыз булды. Ә кем “Безгә яңгыр фәлән йолдыз яки планета сәбәпле килде” дип әйтсә, Миңа имансыз булды, ә йолдызга иманлы булды”, – диелә. Һәм башка хәдисләрдә дә “йолдызларны “тәэсир итә” дип өйрәнү – сихерчелекнең бер тармагы” дип әйтелә. – Сишәмбе буш көн, җомга идән юарга ярамый, дигәне каян килеп чыккан сүз икән? – Болар барысы да ырым-шырымнар, хорафатлар рәтенә керә. Җәһилият, динсезлек чоры калдыклары. Сишәмбе булсынмы, җомга булсынмы – барысы Аллаһ көннәре. Кәбисә елында өйләнешүдән куркучылар да бар әле. Кәбисә ел яки гади ел булсынмы – ул тормышыбызның бер өлеше, Аллаһ язмышыңда ни карар кылса, шул була. Шуңа күрә андый ырымнардан куркучыларга “Аллаһка ышан, Аңа тәвәккәллә, авырлыкка юлыксаң Аңа дога кылып ярдәмне сора” дип әйтәм. – Төш юрау да безнең халыкта киң таралган. Теләсә кемгә төш юратырга да ярамый бит. – Төшләр мәсьәләсенә килгәндә, иң элек без шуны белергә тиешбез: һәрвакыт рас була торган төшләр – Пәйгамбәрләр төшләре генә була. Шулай ук “Изге төш яки мөэминнең төше – пәйгамбәрлелекнең 46дан бер өлеше” диелә. Ягъни төшләрнең кайсыберсе рас булырга мөмкин. Төшләрнең дә төрлесе була: бер иш төшләр көне буена кичерелгән хисләр нәтиҗәсендә керә. Мисал өчен, йокы алдыннан сугыш турында кино карасагыз, төшегезгә нәкъ шул сугыш керергә мөмкин. Тагын начар, ямьсез, күңелне төшерә торган төшләр була. Аларны башка кешегә сөйләмәскә кирәк. “Әгәр төнлә шул төштән куркып уянсагыз, сул ягыгызга өч тапкыр төкереп, “Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим” дип әйтеп икенче якка борылып ятыгыз”, – ди Мөхәммәд пәйгамбәр. Төшләргә артык әһәмият бирергә кирәкми. Яхшысы керсә – әлхәмдүлилләһ дип сөенәбез. Начары керсә – беркемгә сөйләмичә “әгүзү билләһ” дип әйтәбез. – Машиналарга Аллаһ сакласын дигән наклейка ябыштырып куялар. Алай гына сакланып бетеп буламы икән? – Наклейка үзе сакламас, ләкин аның эчтәлеге һәм тормышка ашырылуы саклый. Хәдистә әйтелә: “Аллаһны сакла! Ул да сине саклар!” Ягъни Раббың кушкан әмерләрне башкар, Аңа ныклы иманда бул. Раббың ачуына китерә торган эшләрдән тырышканча кадәр саклан. Шул вакытта Аллаһ та сине саклар! Ә безнең нигәдер гел икенче төрле була. Руль артында йөрүче кайвакыт телендә шакшы сүз, авызында тәмәке, салган килеш тә рульга утыра, мәчетнең кайда икәнлеген дә белми. Ә иң мөһиме – наклейкасы ябыштырылган. – Ни өчен кешеләр ырымнарга ышана? Аның гөнаһы зурмы? – Кешенең күңелендә инануга ихтыяҗ бар, шуңа күрә ул дөрес, хак иманны тапмый икән, төрле юк-барга, шарлатаннарга, шайтан тәгълиматларына ышанырга, аларга иярергә мәҗбүр була. Яки иманнары зәгыйфьләнә барса, Аллаһ Тәгаләгә ышанычы какшаса, менә шундый хорафатларга, ырымнарга да урын табыла башлый. Раббыбыз Аллаһтан куркуы юк икән, төрле йорт ияләреннән, козгын кычкыруларыннан, юлны кисүче кара песиләрдән, көянтә белән буш чиләк күтәрүдән курку барлыкка килә башлый. Андый ырымнарга ышану динебездә катгый тыелган һәм зур гөнаһадан санала. Аллаһ илчесе әйтә иде: “Ырымнарга ышанучы, күрәзәлек кылучы, яки шул күрәзәлекне кабул иткән кеше, сихерне ясаучы, яки сихерне ясарга сораган кеше бездән булмас”. Мөхәммәд пәйгамбәрнең “бездән булмас” дигән сүзләре һәммәбезгә җитди кисәтү булырга тиеш. Мәҗүсилектән бирле сузылып килгән ырымнар безнең Аллаһ Раббыбызга тәвәккәллегебезне какшатырга тиеш түгел. Дилбәр Гарифуллина

