Адәм баласы төрле ырым-шырымнарга ышана. Йолдызнамәләрне күзәтеп укып бара. Төш юрарга ... — 13 июля 2026 г. в 14:58:00.242
Адәм баласы төрле ырым-шырымнарга ышана. Йолдызнамәләрне күзәтеп укып бара. Төш юрарга ярата. Ислам динендә моңа караш нинди? Кабан арты мәчетенең икенче имамы Сәлимҗан хәзрәт Домнин белән шул хакта сөйләштек. – Хәзрәт, сатуда “Фалнамә. Коръән ачу китабы”н күрдем. Изге китап ярдәмендә күрәзәлек итү булып чыга түгелме бу? – Соравыгызга җавап биргәнче, иң элек динебез нигезен тәшкил иткән шәһәдәт кәлимәсе турында әйтеп узасым килә. Һәрбер мөселман белгән "Лә иләһә иллә Аллаһ" кәлимәсе "Аллаһтан башка гыйбадәткә лаеклы зат юктыр" дигәнне аңлата. Ягъни Аллаһка тиң булган, Аллаһ Раббыбыз сыйфатларына ия булган беркем дә, бернәрсә дә юктыр. Аллаһ – галәмнәрне барлыкка китерүче, бәла-казалардан саклаучы, тормышыбызны тәкъдир кылучы, язмышны билгеләүче һәм киләчәктә булачак бар нәрсәне бердәнбер белүче заттыр! Бүтән беркем дә моңа дәгъва белдерә алмый. Ә “Фалнамә, Коръән ачу китабы” моңа турыдан-туры каршы чыга. Янәсе, “Фалнамә” китабын ачасың да, очраклы рәвештә бармагың төрткән аять белән юрыйсың. Элек җәһилият вакытында укларны күккә атып, кайда очса, шуңа карап юраганнар. Хәзер уклар урынына Коръән аятьләрен кулланалар. Андый күрәзәлекне Аллаһ шайтан гамәле дип атый. “Мәидә” сүрәсенең 90 нче аятендә: “Ий, мөэминнәр! Барлык исерткеч эчемлекләр, отышлы уеннар, ширек кату сыннары һәм күрәзәлек кылу уклары шайтан эшләреннән булган пычрак эшләрдер”, – ди. Бу аятькә барлык күрәзәлек кылу ысуллары керә. Нинди генә предмет-әйбер белән ясалмасын, хәтта Коръән сүрәләре буенча эшләнсә дә, тыелган гамәлләрдән санала. “Фалнамә”не төрле сүзлекләр, энциклопедияләр “төрки халыкларның борынгы күрәзәлек итү китабы” дип бәялиләр. Аллаһка шөкер, 2008 елда ук Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенә караган казыйлар шурасы “Фалнамә” китабын сату, тарату, куллану зур гөнаһ дип карар кылды. Бу карарга өстәрлек сүзем юк. – Халык арасында куркулык кою дигәннәрсә дә таралган. Аның шәригатьтә хөкеме бармы? – Гәрчә безнең җирлектә (әти-әнием Мамадыш районыннан) куркулык кою, койдыру күренеше таралмаса да, кешеләрдән сораша торгач, ул эшнең асылына төшенеп булды. Янәсе, әгәр берәр кешенең күңеленә курку төшсә, кургаш эретеп, төрле аңлашылмаган сүзләр өстәп, шул кургашны суга салганда килеп чыккан фигуралар белән юрыйлар икән. Бу да шәригатебезгә каршы килгән эшләрнең берсе. Беренчедән, Аллаһ Тәгалә бу дөньяны махсус кануннарга буйсындырып барлыкка китергән. Физика, химия, биология кануннары – алар барысы да Аллаһ кануннары. Шуңа күрә йомыркасы булсын өчен тавыгын барлыкка китерде. Җирдән чыга торган уңыш булсын өчен кояшын, суын бирә. Әмма куркудан котылыр өчен кургашның ни катнашы бар?! Әйтергә кирәк, ул чара вакытында төрле аңлашылмаган әфсен-төфсеннәр әйтелә. Бәлки, гади халык Коръән аятьләрен, Пәйгамбәребездән килә торган догаларны төрле ярамаган әфсен-төфсеннән бик үк аерып бетерә алмый торгандыр. Ләкин моның өчен бит мәчеттә эшләүче укымышлы хәзрәтләр, мәдрәсәдә укытучы мәртәбәле остазлар бар. Һичьюгы аларга шалтыратып булса да бу хәлләр турында сораштырырга була. Ә инде әгәр кеше йөрәгенә чыннан да шом керсә, күңелендә курку булса, Коръән аятьләрен укып тынычлык табарга була. Аллаһ “Рагд” сүрәсенең 28 нче аятендә: “Аллаһны зекер итү белән йөрәкләр тынычланмыймыни?!” – ди. Шулай ук йокы алдыннан “Аятел-көрси” укыса, кеше тынычлык табар. Йоклар алдыннан үз кулларына өч тапкыр бер-бер артлы “Ихлас”, “Фәләкъ”, “Нәс” сүрәләрен укып, бөтен тәнен сыпырып өшкерсә, файдасы булыр. – Газета-журналларда йолдызнамәләр басыла. Ул фаразларны чынлап та туры килә, дип әйтүчеләр дә бар. Кайсы йолдызлыкта тууыңа карап, хәзер холкыңны да билгелиләр. Тормыш иптәшең белән туры киләсеңме-юкмы икәнне дә шуннан чыгып бәялиләр. Йолдызларга ышану гөнаһ түгелме? – Йолдызнамәләргә ышанырга ярамый. Аллаһка инанган кеше үз тормышын, үз язмышын билгеләүче, тормышына бәхет китерүче Аллаһ кына дип белергә тиеш. Күктәге йолдызга кирәгеннән артык әһәмият бирү, аны тормышыбызны үзгәртә, аңа тәэсир итә дип уйлау ширек гөнаһы булуы ихтимал. Дөрес, кешелек элек-электән

