Ике ишкәк
Ике ишкәк Балыкчы көймәсендә бер кешене елга аркылы алып чыккан. Тегесе аны ашыктыра икән: – Тизрәк бул, эшкә соңга калам. Шунда ул ишкәкләрнең берсендә “гыйбадәт ал”, икенчесендә “хезмәт кыл” дигән язуларны күрә. – Бу нәрсәгә инде? – дип сорый ул көймәчедән. – Хәтердә тотар өчен, – дип җавап кайтара көймә хуҗасы. – Гыйбадәттә булырга һәм хезмәт кылырга кирәклекне истән чыгармау мөһим. – Хезмәт кылу, аңлашылганча, һәркем өчен кирәк, ә менә гыйбадәтне үтәү мәҗбүри эш түгелдер. Ни өчен вакытны юкка уздырырга соң? – Гыйбадәтне кылу кирәк түгелме? – көймәче әлеге сорауны бирә дә, “гыйбадәт кыл” дип язылган ишкәкне судан тартып чыгара һәм үзе калган ишкәк белән хәрәкәтне дәвам итә. Көймә бер урында бөтерелә башлый. – Менә күрәсеңме гыйбадәтсез хезмәтнең нәтиҗәсен? Бер урында әйләнәбез, бер адым алга китеп булмый. Шундый катлаулы тормыш диңгезендә уңышлы йөзәр өчен кулларда ике ишкәкне ныклап тотарга кирәк: гыйбадәт һәм хезмәт. Җомга мөбарәк булсын!