Озоннан, WB дан товарга заказ биргәндә паспорт номерын әйтү куркыныч түгелме?
Озоннан, WB дан товарга заказ биргәндә паспорт номерын әйтү куркыныч түгелме? Сорауга Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенең Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова җавап бирде. – Чит илдән товар китергәндә паспорт мәгълүматларын сорату Россия таможня органнарының законлы таләбе. Бу мәгълүматлар таможня рәсмиләштерүе, товарларны илгә кертүне контрольдә тоту өчен кирәк. Документ сорату товарны алып сатарлар түгел, ә кеше шәхси файдалану өчен үзенә сатып алганны да расларга мөмкинлек бирә. Товарның авырлыгы һәм бәясе билгеләнгән лимиттан артып китсә, пошлина түләргә кирәк. Быел товар 200 евро һәм 31 кг. нан артса, өстәмә акча түләү шарт. Мошенникларга килгәндә, һәрчак уяу һәм игътибарлы булу сорала. Әгәр дә паспортның сканын, фотосын сорасалар, мәгълүматларны мессенджер, электрон почта, телефон аша җибәрергә кушсалар, банк картасы турында өстәмә мәгълүмат таләп итсәләр шикләнергә урын бар. Мошенниклар гадәттә тиз эш итәргә өнди. Фәлән номерны җибәрмәсәгез, товар килмәячәк дип, штраф белән куркыта.