Бүген халыкара укытучылар көне!
Бүген халыкара укытучылар көне! Татарстанда 32 меңгә якын укытучы исәпләнә. Элек-электән абруйлы булып саналган бу һөнәр. Сыйныфта чебен очкан тавыш та ишетелми, диләр иде элек дәрес биргән укытучылар хакында. Нинди шук укучылар да мөгаллимнәргә хөрмәт белән карый иде, каршы әйтергә шүрли, әти- әниләр баласын укытучыны олыларга кирәк дип үстерде. Хәзер вәзгыять башка, күрәсең шуңа да, яшь белгечләр мәктәпкә эшкә килергә атлыгып тормый. Әмма, үз эшен яраткан, чын укытучылар җитәрлек. Барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән! Энергиягез ташып торсын, сез биргән белем, үгет- нәсыйхәтләр укучыларга тормышта дөрес юлдан барырга ярдәм итсен. Минем укытучыларым: Римма Габдрахмановна, Нурия Нургалеевна, Васил Заһитович, Флера Раисовна чиксез рәхмәтләрем сезгә!