Тән сызлавыннан бигрәк йөрәк ярасы әрнетә
Тән сызлавыннан бигрәк йөрәк ярасы әрнетә Югары Ослан районында 4 кешенең гомерен өзгән юл һәлакәте турында ишеткән булгансыздыр. Редакциябезгә Кама Тамагы районыннан авариядә гаиләсен югалткан Ильяс Миңнуллинның туганнары мөрәҗәгать итте. Ильяс юл һәлакәтеннән соң комада иде, хәзер, шөкер, аңына килгән. Ильяс хатыны Ләйсән белән икесе дә Кама Тамагы районыннан. Гаилә корып, район үзәгендә яшәгәннәр. Ике бала тәрбияләгәннәр. Фаҗига буласы көнне алар Казаннан кайтып килә булганнар. Кызлары Сәмирәнең 10 яшь туган көнен уздырырга теләгәннәр. Казан – Ульяновск юлында, Югары Ослан районы тирәсендә котычкыч юл һәлакәте була. Фольсваген Тигуан машинасы каршы як полосага чыгып, башта Лада Гранта машинасы белән, аннары Ильясларның Лада Иска автомобиле белән бәрелешә дигән фараз бар. Юл һәлакәте төгәл ничек булганы билгесез. Авариянең шаһитләрен эзлиләр. Ләкин, Фольсвагенны йөртүче 54 яшьлек ир-атның спиртлы эчемлек кулланган булуы ачыкланган. Шушы көннәрдә аны ай ярымга СИЗОга озаттылар. Ул Россия Җинаять кодексының 264нче матдәсе 6нчы бүлеге буенча гаепләнә. Аны авариядә гаепле дип тапсалар, 8-15 елга иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр, дип аңлаттылар ЮХИДИ идарәсендә. Юл һәлакәтендә Ильясның 1984 елгы хатыны, 4 яшьлек улы һәм 9 яшьлек кызы шунда ук җан бирә. Кызганыч, хатыны сеңлесе Эльвираның да гомерен коткарып кала алмыйлар. Ул хастаханәдә вафат була. Бу аянычлы вакыйга бөтен район халкын тетрәтте. —Бик матур гаилә иде. Йорт салып чыктылар. Эльвира кияүдә түгел иде әле. Шәһәр администрациясендә эшләде. Ул хастаханәгә эләккәч, исән калыр дип өметләндек. Тик... Ике оныгын, ике кызын югалткан әниләренә сабырлыклар бирсен, аның ире дә юл һәлакәтендә вафат булган иде, – ди Кама Тамагында яшәүчеләр. Ильясның әти-әнисе күптән вафат. Аның төп терәге апасы белән энесе, туганнары. Ләкин, дәвалануга, даруларга шактый акча кирәк. —Туганнар,коллегалар, авылдашлар ярдәм иттеләр, анысы. Барысына да рәхмәт. Ләкин туганыбыз аякка басканчы шактый вакыт кирәк булыр, безгә ярдәм кулы сузучыларга рәхмәтле булыр идек, –ди туганы Рузилә. Ильясны бүген тән сызлавыннан бигрәк йөрәк ярасы әрнетә. Хәле начарланмасын дип, хатыны, балалары үлемен аңа озак кына әйтми дә тордылар. Бер мизгелдә гаиләсез калган ир-атка Аллаһы сабырлыклар бирсен. Яшәргә дә өлгерми калган сабыйларның, Ләйсән, Эльвираның урыннары җәннәт түрләрендә булсын. Бу гаилә хәсрәтенә битараф калмыйк. Ярдәм өчен телефоны: 89272413982 (Ак Барс банкына беркетелгән, Рузилә Абдуллина исеменә теркәлгән, акча күчергәндә “помощь пострадавшим” дип язарга кирәк.)