Корьән ашында нигә тоз кабып куялар?
Корьән ашында нигә тоз кабып куялар? Алмаз хәзрәт Сафин, Казандагы "Өметлеләр" мәчете имам- хатыбы: -Безнең татар халкында Корьән ашларында укылган догаларның хәер-бәрәкәте иңсен мулла-хәзрәт каршына савыт белән тоз кую гадәте бар. Коръән укып догалар кылгач мәҗлестәге һәр кеше шул тозны шифасы тисен дип бер чеметем кабып куя. Бу татар халкының бер гореф-гадәте булып санала һәм ул ислам дине буенча рөхсәт ителә. Татар халкының күренекле дин галиме Шиһабеддин Мәрҗәни хәзрәтләре болай дип язып калдырган: “Ашар алдыннан тоз кабу мәсъәләсендә Аллаһның илчесеннән һәм аның сәхәбәләреннән дөреслеге расланган бер дәлил дә юк. Ләкин шуңа да карамастан, ашау алдыннан тоз кабучы кешеләрне аннан тыймыйбыз һәм аны эшәмәүче кешеләрне эшләгез дип мәҗбүр дә итмибез”. Моннан тыш ашау алдыннан тоз кабу ашказанын эшләтеп җибәрү өчен дә файдалы.