Атна буе токмач баскач рәхәт булып китә
Атна буе токмач баскач рәхәт булып китә Татарстанның халык язучысы Нәбирә апа Гыйматдиновада кунакта булып кайттым. Килеп керүгә өчпочмак, яңа бал белән чәй эчәргә кыстады. “Мин иртә белән яшел чәй генә эчәм, сиңа да яшелне ясыйммы?” ди. Яшел чәй эчеп берсендә кан басымым төшкән иде, шуңа карасын сайладым. — Шуңа да үләннәр буенча кешегә киңәш бирергә куркыта. Берәүгә килешкән үлән, икенчегә туры килми. Әбием сөлек белән дәвалаган, әнием үләнче иде. Үзем дә дару үләннәрен яратып кулланам. Бөтнек тынычландыра, зәңгәр мәтрүшкә салкын тигәндә файдалы. Иммунитетны ныгытыр өчен Д витамины эчәм. Балык ашарга тырышабыз. Сүз уңаеннан, Омега 3 мае иң күбе сельд балыгында, - ди Нәбирә апа. -Сезнең беренче әсәрләрегездә сихерчелек, төрле мистика темасы бик көчле иде. Гадәттә, моның белән үзе очрашкан кеше генә шулай җентекләп яза аладыр? — Без гореф-гадәтләр, дин белән мәҗүсилек бергә катышкан чорда үстек. Авылда зират янындагы бер йортны мәчет итеп шунда намаз укыйлар, Аллаһның берлегенә, барлыгына ышаналар иде, шунда ук суга төкермә, урманга сәлам биреп кер, егылсаң, төкереп куй дигән ышанулар да яшәде. Аксубай районының Үзи авылында Шәрипҗамал әби бар иде. Безнең авылдагы бөтен кеше шуңа йөрде. Элек телефон, интернет юк, бөтен дөнья хәбәрләре капка төбендә. Әбиләрнең шул Үзидәге әби белән бәйле нинди генә серле вакыйгалар сөйләмиләр иде. Бер танышыма икенче бер хатын мөрәҗәгать иткән. “Мине шул әбигә алып бар әле, бер өйләнгән ирне яратам, шуны үземә каратасы иде дип әйтә”, ди. Киткән болар әби янына. Юлда чалт аяз көнне яңгыр коя башлаган, болар чокырга төшеп батканнар. Кыскасы, бара алмаганнар. Соңрак әби танышымны күргәч, “син минем яныма кемне алып килмәкче идең”, дип шелтәләгән, ди. Бу вакыйгаларны туплап Мәскәү янындагы язучылар йортында ял иткәндә, 1989 елда “Сихерче” әсәрен яздым. Бик зур шау-шу уятты ул. Әбинең үзен дә күрергә насыйп булды. 101 яшь иде аңа ул чакта. Туганнары аша миңа килергә кушкан. Мине 45 минут өшкерде. Шундый рәхәт булып калган иде. Өстәлендә гел Коръән китабы. Ул да түгел яланбаш, тәһәрәтсез йөргән кешеләрне сүгеп ала. Сиртмәле караватына менеп утыра да, чөеп-чөеп атына башлый, дөньяны сүгә. 103 яшендә мәрхүм булды. — Нәбирә апа, Рифкать абый белән 40 ел гомер кичерәсез. Яңа гаилә корган яшьләргә нәрсәләр киңәш итәр идегез? — Рифкать Чүпрәле районыннан. Студент чактан бирле бер-беребезне белә идек. Ул талантлы журналист. “Татарстан яшьләре” газетасында эшләде. Ике кыз үстердек. Чулпан — табиб. Алсу – юрист. Өч оныгыбыз бар. Рифкать сабыр, эшемне аңлады, беркайчан да авыр күтәртмәде, көнләшмәде. Үзем дә сәбәп бирмәдем, командировкага китәсе булса, төнлә булса да кайнар ризык пешереп куя идем. Минем өчен гаилә һәм әдәбият һәрчак иң мөһиме булды. Мәхәббәтнең чоры 4 ел. Аннары бер- береңә ияләшү, бер- береңне кабул итү, хөрмәтләү башлана. Кешене тискәре яклары, кимчелекләре белән кабул итә белү мөһим. Бер- береңә юл куя белергә дә кирәк. Парларның икесе дә “плюс” булса, алар бер- берсеннән тиз туячаклар, берсе “плюс”, берсе минус булса әйбәт. — Ничек ял итәсез? — Хәзер мин ирекле. Дуслар белән аралашу, алмасам да, кибеттә матур әйберләр карап йөрү ял бирә. Көненә 2-3 чакрым скандинавия таяклары белән җәяү йөреп кайтам. Тагын бер шөгылем бар әле. Атна буе бертуктамый 15-20 йомыркадан токмач баса алам. Аны җәю, нәзек итеп кисү тынычландыра, рәхәтлек бирә. Тулырак "Ирек мәйданы" газетасында.