Калфаклы кызларны күргәч, сөенеп куям
Калфаклы кызларны күргәч, сөенеп куям Бу яшь укытучы Илүзә Садриеваны күргән саен, сокланам. Киемендә һәрчак берәр милли бизәк булыр аның, бәйрәмнәрдә калфактан, зәвыклы изүе, билбавы үзенә килешеп тора, өстәвенә боларның барысын да ул үзе тегә, чигә. Әле җитмәсә, кул эшләренә балаларны да өйрәтә. Илүзә тумышы белән Кукмара районының Яңа Сәрдек авылыннан. Казан дәүләт федераль университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлаган. Ул бишенче ел Казанның 180нче күп профильле полилингваль гимназиясендә туган (татар) тел һәм әдәбият, хезмәт фәннәреннән укыта. —Кул эше уңышлы килеп чыксын өчен теләк һәм күңел җылысын биреп эшләү мөһим. Тегү, чигү эшләре миңа тынычлык, рәхәтлек бирә, — ди Илүзә. Ул гел эзләнүдә, хәзер алкалар, түштамгалар да ясый башлаган. —Төрле чарада калфаклы, түбәтәйле, милли киемдәге ханымнарны, кызларны күргәч, сөенеп куям. Татар кызы икәнеңне күрсәтү үзеңнән тора, — ди Илүзә. Тулырак "Ирек мәйданы" газетасында.