Малны да җыеп булыр, кызыбызны гына кайтарып булмый
Малны да җыеп булыр, кызыбызны гына кайтарып булмый Балтач районының Иске Салавыч авылында булган янгында Кәлимуллиннар гаиләсе өйсез калдылар, иң аянычы, кызларын да югалттылар. Кәлимуллиннар авылда тырыш, уңган гаиләләрнең берсе. Гаилә башлыгы Раушан абый мал табибы булып эшли. Хатыны Гөлназ - тәрбияче. Олы кызлары 11нче сыйныфта укый. 14 яшеннән гүр иясе булган Зәлияләре 8нче сыйныфта белем алган. Янгын 12 октябрьдә төнлә чыга. Гөлназ уянганда, бөтен өйдә төтен була. Ул “Янабыз!” дип кычкырырга гына өлгерә. — Олы кызының йокы бүлмәсендә тәрәзә ачыла торган булган, ә Зәлиянекендә юк. Аны коткарырга да талпынып караганнар, тик өйдә калсалар, үзләре төтеннән буылып үлгән булырлар иде. Кызганыч, Зәлия бик пешкән, аның гәүдәсен янгын сүндерүчеләр алып чыкты, – ди авылдашлары. Бу хәбәр бөтен авыл халкын хәсрәткә салган. —Шундый матур октябрь аенда гаиләбезгә кайгы килде. 14 яшьлек кызыбызны җир куенына тапшырдык. Зәлия бик шук, шат күңелле бала иде. Спорт белән шөгыльләнде, волейбол уйнарга яратты. Малны да кабат җыеп булыр, тик кызыбызны гына кайтарып булмый, — ди әтисе Раушан абый. Янгынның ни сәбәпле килеп чыкканын ачыклыйлар, роутердан дигән фараз да бар. Зәлиянең урыны җәннәтә булсын, фаҗига кичергән гаиләгә Аллаһы сабырлыклар бирсен. Кәлимуллиннарга ярдәм итәргә теләүчеләр өчен: 89179354066 телефон номеры Сбербанк һәм Россельхозбанк карталарына беркетелгән. Гөлназ Марат кызы Кәлимуллина исемендә. Акча җибәргәндә, “помощь” дияп язарга кирәк.