Перейти к содержимому
Максиметер

Аюкөйдергәндә кунакта

Аюкөйдергәндә кунакта Апас районында Казаннан 120 чакрым гына ераклыкта үзенчәлекле бер авыл бар – Аюкөйдергән. Ул Чувашия республикасы чигендә үк урнашкан. Чирмешән авыл җирле үзидарәсенә керә. Бердәм, тырыш халык яши биредә. Шунысы да кызык: авылда якынча 80 кеше яши, халык асрый торган сыерлар саны да шул кадәр. “Авыл җирендә ничек көн күрергә кирәк тагын? Шул мал-туар асрыйбыз инде. Итен сатабыз, сөтен тапшырабыз. Безнең якларда итнең килосы 600 сум тирәсе”, — ди Аюкөйдергәндә яшәүчеләр. Бүген авылда 40ка якын хуҗалык исәпләнә. Кайберәүләр җәйгә генә яшәргә кайта. Югыйсә, Аюкөйдергән элек зур булган. Авыл тарихы турында Гөлфизә апа белән Нәсыйх абый Зыятдиновлардан да яхшырак сөйләүче булмас, диделәр безгә. – Әти әйтә иде, Аюкөйдергән авылы элек моннан читтәрәк урнашкан булган. Авылда Мәмәт бабай күп итеп умарталар тоткан. Берсендә аларның хуҗалыгына аюлар килеп умарталарын вата, балларын урлый башлаганнар. Мәмәт бабай хатыны белән хәйлә уйлап тапкан. Зур итеп чокыр казыганнар. Салам күче өйгәннәр, аюга керергә урын калдырганнар. Кырыйларына яхшылап бал сылаганнар. Аю эскерт эченә кереп, чокырга егылып төшкәч, саламга ут төрткәннәр. Аю йоны көя башлагач, акыра-бакыра урманга качкан, шуннан башка авылга килмәгән. Ә авылны Аюкөйдергән дип атаганнар, дип сөйлиләр, — ди Нәсыйх абый. Тулырак "Ирек мәйданы" газетасында.

764 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

702 подписчиков · Еда и рецепты

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.