Перейти к содержимому
Максиметер

Безнең мәктәптә бәйрәм булды бүген. Һәр класс берәр илнең милли ризыгын, гореф- гадәтлә...

Безнең мәктәптә бәйрәм булды бүген. Һәр класс берәр илнең милли ризыгын, гореф- гадәтләрен тәкъдим итте. Күрсәгез иде сез буген мәктәпне)) Халыклар дуслыгы йорты диярсең... Кемнәр генә юк, ничек кенә әзерләнмәгәннәр, нәрсәләр генә пешермәгәннәр. Өстәлләр ризыктан сыгылып тора, барысы да милли киемнән, кайсы җырлый, кайсы мастер- класс күрсәтә. 5 минутлык чыгыш өчен никадәр әзерлек. Әти- әниләр, балалар, укытучылар дулкынлана. Аның каравы никадәр ил белән таныштык) Киләсе атнага бу конкурсның икенче этабы әле) Халык биюләре булачак. Йә Аллам, сабырлык бир укытучыларга! Эшләре дәрес бирү белән генә чикләнми шул. Укытучылар бармы арагызда? Сездә дә узамы мондый чаралар? )

758 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

703 подписчиков · Еда и рецепты

Ещё по теме «Еда и рецепты»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.